"Сабантуй-татулык бәйрәме"
12 июньдә авылыбызда халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй үткәрелде. Без- мәдәният хезмәткәрләре милли уеннар :кашыкка йомырка куеп кабып йөгерү, капчык киеп узышу, капчык сугышы, чүлмәк вату, таяк тартышу, су ташу ярышлары , һ. б. бәйгеләр оештырдык. Гер күтәрү, кул көрәше кебек ярышларны аеруча үз итәләр. Бәйрәм көн болытлы булуга карамастан җанлы узды, җыр- биюләр белән үрелеп барды. Чакырылган артистарыбыз да бик матур җырлады. Уеннарга да актив катнаштылар.Авылдашыбыз Булат Талипов көрәш батыры булды.