Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Волшебный мир А. С. Пушкина" - литературная гостиная

Бөек рус шагыйре А. С. Пушкин иҗаты буенча әдәби кунакханәгә мәктәп каршында  эшләүче җәйге лагерь балалары чакырылды. Шагыйрь китапларыннан күргәзмә әзерләнде. Иң элек балаларны шагыйрьнең тормышындагы мөһим вакыйгалар белән  таныштырдык, аның әкиятләр иҗат итүенә йогынты ясаган сәбәпләр һәм кешеләрне ачыкладык. Күргәзмәдәге китаплар ярдәме белән викторина сорауларына җавап бирделәр.(“Назови сказку правильно”, ”Вопрос- ответ”,  “Из какой сказки отрывок”) “Кем артык” дигән уенда балаларга төрле исеме әкиятләр әйтелде,уенда  алар Пушкин әкияләренә кул чаптылар, булмаса- аяк тыпырдатып җавап бирделәр. Бөек шагыйрьнең шигырьләрен (Лилия Сибгатуллина укыды) тыңладылар һәм сөйләделәр ( А. Насиров). Балалар кунакханәдән бик канәгать киттеләр, барысы да призга ия булды.