"Бәхетле балачак дөньясы" - балалар бәйрәме
1 июнь- Балаларны яклау көнендә “Бәхетле балачак дөньясы” дип аталган бәйрәм үткәрелде.Бәйрәм мәктәпнең спорт мәйданчыгында бик күңелле узды.Музыка яңгырап торды. Балалар өчен көнтә- чиләк белән су ташу, йомырка кабып йөгерү, таяк һәм аркан тартышу,күз бәйләп бүләк кисү, капчык сугышы, чүлмәк вату, һәм башка милли уеннар оештырылды. Балалар бәйгеләрдә актив катнаштылар, барысы да уйнады- көлде, биеде - алар өчен зур бәйрәм булды.Һәрберсенә приз бирелде. Китапханә тормышына актив катнашучы балаларга диплом тапшырылды. “Җәйге каникулда иң күп китап укучы” бәйгесе игълан ителде. Безгә әти- әниләр рәхмәтләр җиткерде.