"Сабый күңелле шагыйрь" китап күргәзмәсе, бергәләп уку
28 майда китапханәдә “Сабый күңелле шагыйрь” күргәзмә бизәлде. Балалар шагыйре Бари Рәхмәтнең юбилее уңаеннан мәктәп һәм балалар бакчасы балалаларына юбиляр шагыйрь турында мәгълүмат бирелде һәм бергәләп “Иртәнге матурлык”, “Китаплар” һ.б. шигырьләрен кычкырып укыдык. "Сабан туенда" дигән китабындагы табышмакларга җавап эзләдек, башваткычларын да яратып чиштек.