"Ил бизәге - тормыш тоткалары..." тыл ветераннарына бәйрәм котлавы
Бөек Ватан сугышының һәр көне фронтта да, тылда да батырлык, бетмәс - төкәнмәс сабырлык , кыюлык, туган илгә карата тугрылык таләп итә. Без бүгенге бәхетле, тыныч тормышыбыз өчен тылда хезмәт куючы тырыш, сабыр, олы йөрәкле апаларыбыз- тыл ветераннарына да бурычлы. Җиңү көннәрендә тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын да бәйрәм белән котладык, шигырьләр сөйләп истәлекле бүләкләр тапшырдык, истәлекләрне барладык. Алар шатланып, игътибарга күңелләре булып, чын күңелләреннән рәхмәт әйтеп озатып калдылар.