Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Җирдә алар мәңге балкырлар!" - әдәби- музыкаль композиция

 Югары Налим авылыннан Бөек Ватан сугышына 138 ир- егет киткән. Аларның 82 се Ватан азатлыгы өчен сугыш кырында ятып кала. Ел саен авыл уртасына салынган һәйкәл янында Җиңүгә багышланган тантаналы митинг оештырыла. Без һәйкәлне тәртиптә тотабыз, чистартабыз, агачлар утыртабыз, аларны агартабыз.                                           Һәйкәл янында балалар белән әзерләнгән “Җирдә алар мәңге балкырлар!” дигән әдәби- музыкаль композиция куелды. Сугышта һәлак булган авылдашларыбызның исемен мәңгеләштерү максатыннан без- мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы,укучылар  “Үлемсез полк” та катнаштык.