Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Балаларга сугыш турында укыйбыз"- Халыкара Акция

       Китапханәдә  Самара өлкәсе балалар китапханәсе оештырган “Балаларга сугыш турында укыйбыз” халыкара акциясенә кушылып, 1- 4 класс укучылары белән әдәби сәгать оештырылды.“Җирдә алар мәңге балкырлар” дигән балалар иҗат иткән рәсем күргәзмәсе бизәлде.“Укыгыз! Сугыш турында иң яхшы китаплар”, “ Сугыш мизгелләре – китап битләрендә”, “Бөек Җиңү яктысы” күргәзмәләре әзерләнде. Китап күргәзмәләренә күзәтү ясалды. Сугышның дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган М. Җәлил, Ф. Кәрим шигырьләрен, Г. Бәширов, Н. Дәүли, И. Гази  әсәрләреннән өзекләр укыдык.Укучылар бу әсәрләр аша Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануын, сугыш чорындагы балаларның тормышын, тылдагы авыр хезмәт турында белделәр.