Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Мәңге яши, яшьни яшь Тукай" әдәби кичә

  26 нче апрельдә татар милләтенең бөек шагыйре Г. Тукайга багышланган  “Мәңге яши, яшьни яшь Тукай” дигән әдәби- интеллектуаль кичә узды.  Кичәдә 3- 7 сыйныф укучылары катнашты. Тукай иҗаты буенча балалар рәсемнәре күргәзмәсе , “Тукай рухы яши күңелләрдә” дигән китап күргәзмәсе бизәлде. Шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштык, шигырьләрен укыдык. Тукай иҗаты буенча викторина булды, крассворд  чиштеләр.