Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Сәламәтлек- ул шәп!" сәламәтлек кичәсе

21 апрельдә традицион сәламәтлек бәйрәменә җыелдык. Быел Зәй Үзәк китапханәсе “Сәламәтлек- ул шәп” (Здоровье – это здорово!”) конкурсы игълан итте.Балалар белән бергәләп сәламәтлек иленә сәяхәт иттек.                                                   Фестиваль кысаларында сәламәтлеккә ярдәм итүче китап һәм дару үсемлекләреннән торган” Шифалы алан”, “Сәламәтлек – китап битләрендә”  күргәзмәләре,”Сәламәт булый дисәң...” темасын яктырткан инсталляция, “Сәламәт тәндә- сәламәт рух” баш астында сәламәт яшәү рәвешен яктырткан рәсем һәм плакатлар, кызыклы буклетлар   тәкъдим ителде. Китапханәче күргәзмәләргә күзәтү ясады. Кичәне балалар  “Син һәм синең сәламәтлегең” дигән инсценировка белән дәвам итте. Плакат якладылар, музыкага күңелле физарядка ясагач кәефләр тагын да күтәрелде.  Сәламәтлек темасына такмаклар да җырладылар. “Мин сәламәт тормыш рәвешен сайлыйм” дигән презентация караганнан соң кичәгә йомгак ясалды. “Сабантуй” журналыннан сәламәт булу өчен тәкьдим ителгән  " 8 гади гадәт"”не бергәләп укыдык.