Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Көләч йөзле галим" - очрашу кичәсе

Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фаяз Шәрип улы Хуҗин белән очрашу үтте.
Танылган якташыбыз белән очрашуда сыйныфташлары, тарихчылар - туган якны өйрәнүчеләр, педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Чара Фаяз абыйның балачагын чагылдырган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. “Бигешем яшел бишегем, мәктәбем- яшьлегем тугае” китабында басылып чыккан “Кыңгыраулы мәктәп еллары” мәкаләсеннән сәхнәләштерелгән күренешне Югары Мәлем китапханәчесе Тәслимә Солтанова, мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Миләүшә Хәйруллина һәм  Аяз Галиуллин оста итеп уйнадылар.