"Хыялый" галәм йолдызлыгы" - бергәләп уку
Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәповага 60 яшь тулды. Буа районы Яңа тигәнәле авылында туган шагыйрәнең туган көнен “Чулпан” балалар бакчасы нәниләре белән”үткәрергә” булдык. Йолдыз апаның шигырьләре дә нурлар чәчеп тора . Нәниләр белән шагыйрәнең Аппак исемле песи баласы турында “Әни кирәк” дигән шигырен укыганнан соң ,балаларның күзләре елмайды, йөзләре балкыды. Һәрберсе үзләренең өйләрендәге песиләре турында яратып сөйләде.Әйбәт шигырь укыган саен балаларның күңелләре дә яктыра.”Әхмәт белән Рәхмәт “шигырен укыгач , балалар белән бергәләп кайчан һәм кемгә “рәхмәт” өйтергә икәнен дә ачыкладык. Ахырда нәниләр Йолдыз апаларының матур рәсемле китапларын бик яратып карадылар.