Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

Табигать дөньясына китап аша

Экологик кичәгә 1- 7 класс укучылары катнашты. Укучылар “Табигать дөньясына китап аша”, “Су- яшәү чыганагы”,”Тылсымлы табигать дөньясы” күргәзмәләре белән таныштылар. “Табигатьне саклау- Ватанны саклау” дигән информацион стендта урманда, табигатьтә  үз- үзеңне тоту кагыйдәләре, урман- болыннарны чүпләү һәм таптау нәтиҗәләре турында мәгълүмат алдылар. Китапханәче әңгәмәсендә һәм укучылар чыгышында да “Кызыл китап”, экологик культура , җиргә һәм әйләнә тирәгә сакчыл мөнәсәбәт турында сүз барды.Балалар “Кошлар – безнең дуслар” дип аталган кызыклы крассворд чиштеләр, викторина сорауларына да җавап бирделәр.Җиңүчеләр призга ия булды.