"Китап укып белем дөньясына"- әдәби кичә
Балалар китабы көнендә китапханәдә фәнни әдәбият белән кызыксынучылар өчен «Китап укып белем дөньясына », ә матур әдәбият яратучыларга “Укыйбыз да, уйныйбыз да” һәм Г.Х. Андерсен әкиятләреннән күргәзмә әзерләнде. Күргәзмәгә күзәтү ясалды. Атаклы әкият язучы тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат тыңлаганнан соң, балалар “Андерсен геройлары илендә” дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Үзләренә ошаган китапларны сайлап бергәләп шигырьләр укыдылар.