Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Йолдыз булып балкый театр" - күргәзмәгә күзәтү

Гасырларның караңгысын ерткан
Йолдыз булып туган театр.
Тукай васыятьләрен истә тотып
Бик күпләрне әле уятыр.

27 нче март -Халыкара театр көненә китапханәдә "Йолдыз булып балкый театр" дигән стенд бизәлде, анда Камал театры спектакльләреннән фотосурәтләр куелды. ә "Театрның юлы аның - иман" күргәзмәсендә атаклы артистларыбыз Н. Дунаев, Ә. Шакиров, Р. Хәйретдинова, Н. Ихсановалар һ.б. лар турында китаплар урын алды. Китап укучылар белән татар театрлары, күренекле артистлар турында әңгәмә оештырылды. Күргәзмәгә күзәтү ясалды.