"Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителүнең әһәмияте"
Билгеле булганча, 2022 елдаТатарстан республикасы борынгы бабаларыбызның дәүләте- Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Китапханәдә "Ахирәт" хатын- кызлар клубы утырышында әңгәмәбез шушы темага багышланды. Китапханә активистларына "Бөек Болгар - тарих көзгесендә" һәм "Ислам нуры" китап күргәзмәләре тәкъдим ителде. Китапханәче Идел буе Болгар дәүләтенә: халкының составы, идарә төзелеше, күренекле шәһәрләре:Биләр, Болгар, Суар, Кашан, Җүкәтау турында, башка дәүләтләтләр белән элемтәләре , хуҗалык үсеше, халкының шөгеле хакында кыскача мәгълүмат бирде. 922 елның маенда (илтабар Алмыш идарәсе) дәүләтнең ислам кабул итүенең тарихи әһәмияте аңлатылды. Дәүләтнең халыкара аренада дәрәҗәсе үсү, халыкларның берләшүе тизләнүе,төзелеш сәнгате күтәрелү, мәчетләр төзелеше, алар каршында мәктәп - мәдрәсәләр ачылу, фән һәм мәгърифәт үсеш алуы , Болгар- татар язма әдәбиятына нигез салынуы турында катнашучылар кызыксынып тыңлады. Авылыбызның хөрмәтле дин әһеле Г. М. Сибгатуллина тиздән башланачак Рамазан аеның мөселманнар өчен мөһимлеген, тыелган гамәлләр турында, уразаның сәламәтлеккә файдасын аңлатты. Зөбәрҗәт ханым Шиһапова "Ислам һәм хатын- кыз әхлагы" темасына чыгыш ясады. Чыгыш беркемне дә битараф калдырмады:җанлы әңгәмәгә һәркем тартылды.