"Урман- планетаның үпкәсе"- экологик сәгать
21 мартта яшеллекне, урманнарны, табигатьне саклау , экологик проблемаларга киң җәмәгатьчелек игьтибарын җәлеп итү максатыннан Халыкара Урман көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 1 , 3 класс укучыларына “Урман- табигатьнең үпкәсе” дигән экологик сәгать үткәрелде. Әңгәмәбездә табигатькә мөнәсәбәт турында сүз барды: агачларны сындырмаска, кош ояларын туздырмаска, бөҗәкләрне сакларга, чишмәләрне карап торырга, агач- куаклар утыртырга – Җир – анага карата шәфкатьле булырга ...Шул очракта гына сулар һавабыз чиста, саф булыр, ә без сәламәт булырбыз. Алар “Табигатьнең гаҗәеп дөньясы”,”Елның дүрт фасылы”, “Урман серләре” китаплары белән таныштылар. Урманда да, урамда да чүп ташламаска сүз бирделәр.