Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Китапханәдә театр"

Язучыларның әсәрләрен сәхнәләштереп  һәм  әкият- хикәяләрне театральләштерү  аша киң катлам укучыларга җиткерү, балаларның  дөньяга карашларын киңәйтү , китап укуга кызыксынуын арттыру һәм иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан Зәй Үзәк китапханәсе  “ Китапханәдә театр” дигән фестиваль игьлан итте."Балалар сәхнәсе" китап ,кул эшләре күргәзмәсе дә, "Йолдыз булып балкый- театр" стенды да барысы да театр сәнгатен яктыртты.          Фестивальгә кушылып, Югары Налим китап ханәсе  балалар белән әзерләнгән язучы һәм драматург Фоат Садриевның “Мактандылар” һәм “Бал тәмле дә...” әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтте.                                               Акбайны Зәйнәп Шәфигуллина, Тавыкны Элина Трофимова, сөйкемле чебиләрне Эльза Ахметбаева, Ралина Зарипова, Алина Талиповалар сокланырлык матур итеп башкардылар.                                                                            Ә бал кортлары дөньясын яктырткан “Бал тәмле дә” курчак театрында  бу сәләтле кызлар бал кортлары ролен   башкарса, Бал бабай һәм Аюны Айбулат Хәбриев оста итеп уйнады. Балаларның уеннарын үзәк китапханә хөкемдарлары югары бәяләде.