Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Бәйрәм белән гүзәл затлар!" - бәйрәм кичәсе

6 мартта китапханәдә 8 март бәйрәме уңаеннан бәйрәм кичәсе оештырылды. Бәйрәмдә авыл җирлеге, почта, медпункт  һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты.Алдан ук матур итеп бәйрәмчә бизәлгән уку залы  бәйрәм кәефе тудырды.  Хатын- кызларны авыл җирлеге башлыгы Ленар Илһамович котлады. Бәйрәм тематикасы әниләргә һәм хатын- кыз исемнәренә  багышланды. Катнашучылар үзләренең һәм балаларының исеменең мәгънәсен аңлаттылыр. Хатын- кызлар исеме кергән җырлар җырладылар, “Исемең матур кемнәр куйган” дигән башваткыч чиштеләр, 7 буын  әбиләрен санадылар. Бәйрәм чәй табыны артында милли ризыклар турында әңгәмә белән дәвам итте.