"Син беренче укы!" - яңа китапларга күзәтү
Ура!Китапханәгә яңа китаплар килде! Яңа китаплар - укырга яратучылар өчен һәрчак сөенечле вакыйга.Яңа китапны беренче булып кулга алу күңелгә рәхәтлек бирә. Кызыклы авторлар, төрледән - төрле жанрлар барлык укучылары да шатландыра. Л. Шәехнең "Алдамыйм", Г. Афзалның "Язбикә", Дорофеевның "Лесные сказки" дигән матур бизәкле китаплары һәм "Зур машиналар"энциклопедиясе балаларны сөендерде. Ә өлкәннәр өчен сайлау мөмкинлеге аеруча зур булды. Әдәби китаплар гына түгел, сәнгать белән кызыксынучылар өчен дә шәп китаплар килде.