Ир- егетләр илнең терәге"
"Ир егетләр – илнең терәге,
Батыр аның шуңа йөрәге” Иң батырлар, иң кыюлар илебезнең тынычлыгын саклый. Без алар сакта торганда тыныч күңел белән эшлибез, ял итәбез, күңел ачабыз. Бүгенге көндә авылыбызның уңган егете Ирек Тәлгать улы Ганиев Ватан алдындагы изге бурычын үти. Ирек Югары Налимда туып-үсте, мәктәбебездә белем алып, Түбән Кама шәһәре агросәнәгать колледжында төзүче һөнәре үзләштерде. Авылдашыбыз кечкенәдән үк тырыш ,хезмәт сөючән, актив булып үсте. Спорт белән дә дус , гаиләдә әти- әнисенең төп таянычы булды. Тәртипле һәм ярдәмчел булуына да сокланырлык иде . Мәктәптә генә түгел, китапханә мероприятиеләрендә, бәйгеләрдә дә актив катнашты. “Әфганстан- йөрәк ярасы” , “Җирдә тынычлык хакына” район һәм республика күләмендә оештырылган иҗади бәйгеләренең җиңүчесе булды. Ирек Тәлгать улы хәрби өйрәнүләрне Әстерхан шәһәрендә үтә,хезмәтен Алтай крае Барнаул шәһәрендә дәвам итә. Хәрби хезмәт , Барнаул ошый егеткә. Гаиләсенә даими шалтыратып хәлләрен белеп тора. Әнисе Нина ,улы өчен горурланып һәм сөенеп , исән- сау әйләнеп кайтуын көтә. Барлык солдатларны, ир- атларны Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Күгебез аяз, илләребез тыныч, аналар күңеле шат булсын!