"Халык авыз иҗатын укыйбыз" -
Халыкары туган тел көне уңаеннан балалар өчен “Тәгәри китте йомгагым”, “Халык авыз иҗатын укыйбыз”-күргәзмәләре бизәлде. Күргәзмәдәге әкиятләр, мөнәҗәтләр, мәзәкләр, дастаннарны балалар яратып укыдылар. Тизәйткечләр, үртәвечләр һәм такмазалар укып Зәй Үзәк китапханәсе оештырган “Минем яраткан фольклорым” акциясенә кушылдык.