Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Киләчәк - яшьләр кулында" - түгәрәк өстәл артында сөйләшү

Гыйнвар аенда студентлар көне билгеләп үтелә, каникуллары башлана. Китапханәгә төрле уку йортларында укучы студентларны "Түгәрәк өстәл янына" чын күңелдән сөйләшүгә чакырдык. Студент тормышы- иң күңелле чак. Кеше гомерендә иң истә калган мизгелләр студент тормышы белән бәйледер. Очрашуны шигырь белән башлап җибәрдек, студентлар көненең тарихы белән таныштырдык. Студентлар , үз чиратында, үзләре укыган уку йортларының уку һәм яшәү шартлары, күңелле студент тормышы турында сөйләделәр. Мәктәп елларын да искә алдылар. Кызыклы викторина сорауларына да җавап бирделәр.Музыкаль тәнәфестә бергәләп "Кыңгыраулы мәктәп еллары" җырын да башкардылар.                                                                                                                                                                                   Түгәрәк өстәл янында яшьләр авылыбыз киләчәге , аларны борчыган проблемалар, эш һәм торак мәсьәләләре турында да сөйләште.