Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"900 көн батырлык"- патриотик сәгать

1944 елның 27 гыйнвары Ленинград шәһәренең камалыштан чыккан кәне. Китапханәдә балалар белән дә, өлкәннәр белән дә 900 көнлек Ленинград блокадасы, үткәннәрне барлау,батырларны искә алу, Туган илне ярату хисен ныгыту, һәм икмәкне олылау  максатыннан патриотик сәгать үткәрелде. Әңгәмәдә камалыштагы коточкыч авырлыклар : ачлык, салкын,сусызлыктан интегү, берөзлексез бомбалар шартлавы, үлем, халкыбызның дошманга каршы көрәше, авырлыкларны җиңеп чыгуы турында сөйләштек, Бөек Ватан сугышы картасыннан Ладога күленнән салынган "Тормыш юлы"н карадык.Безнең авылга эвакуацияләнгәннәр турында да искә алдык. "Үлемсез Ленинград" күргәзмәсендәге китаплар белән дә таныштык.