"Әйдәгез, укыйбыз!"- мәгълүмат сәгате
Балалар "Исәнме укучым, мин- яңа журнал" күргәзмәсе белән танышты. "Салават күпере", "Сабантуй" һәм "Непоседа " журналларының яңа санына күзәтү ясалды, журналдагы укучыларның фотоларын кызыксынып карадылар һәм үзләренең кызыклы фотоларын җибәрергә дип килештеләр. "Непоседа " журналындагы башваткычны бергәләп чиштеләр.