"Әдәби күчтәнәч"
Язучы Нәкыйп Каштановка 80 ел тулуга карата китапханәдә балалар өчен әдәби кунакханә оештырылды. Гомерен авыруларны дәвалауга багышлаган игелекле һөнәр иясе – табиб язучы бик күп әдәби әсәрләр дә иҗат итә. Балалар белән язучының иҗатына “сәяхәт” иттек. Нәкыйп ага Каштановның иҗатын яктырткан «Тын дөньялар моңын тыңлаганда» күргәзмәсендәге китаплпрга күзәтү ясалды. Аның «Төлке операциясе» ,«Ак күгәрчен күктә уйный» , «Тылсымлы курай» , «Күчтәнәч» , «Бөркеткә сәлам әйтегез» китапларынагы әкиятләр, мәзәкләр, хикәяләр укучылар тарафыннан җылы кабул ителә һәм яратып укыла. Кайбер кыска хикәяләре, шигырьләре мәктәп дәреслекләренә дә кертелгән. Без дә балалар белән бергәләп әдипнең “Иң җитез күләгә” шигырен,”Ана куанычы”, “Ярдәм” хикәяләрен, укыдык һәм фикер алыштык, мәзәкләре белән танышып көлештек.