Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Балалар күңеленә юл"- әдәби сәгать

Татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбанның юбилее уңаеннан китапханәдә әдәби сәгать булды. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында китапханәче мәгълүматен тыңладылар, "Игелек әлифбасы" күргәзмәсендәге китаплары белән таныштылар һәм кызыклы шигырьләрен укыдылар, "Тапкырларга табышмак" китабындагы табышмакларга җаваплар таптылар.