Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Ак чәчәкләр бүләк итте" - әдәби кунакханә

Яраткан язучыбыз, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Габдрахман Сафа улы Әпсәләмовның тууына 110 ел тулу уңаеннан китапханәбездә әдипнең иҗатына гашыйк укучылар җыелды. Әдәбият сөючеләр юбилярның иҗатына багышланган күргәзмә белән таныштылар, аның бай мирасы буенча фикер алышу да җанлы узды.                       Бигрәк тә, “Ак чәчәкләр” романы беркемне дә битараф калдырмаган. Бу әсәр буенча төшерелгән фильмны да яратып кабул иткәннәр.
Г. Әпсәләмов татар әдәбиятыбызны күп роман-хикәяләр белән баеткан әдип.
Ул безгә “Ак чәчәкләрен” бүләк итүче язучы. “Ак чәчәкләр” романы кеше турында кайгыртучанлык,кешелеклелек,гуманизм идеясе белән сугарылган. Бу романның үзәгендә кешегә ярдәм кулын сузучы, ак күңелле кешеләр тора. Әсәрнең лирик исеме дә шуны аңлата булса кирәк: тереклек һәм бәхет символы ак чәчәкләр! Г.Әпсәләмов, һичшиксез, бай эчтәлекле, кызыксынып укырлык роман тудырган.
Ә аның бит моннан тыш күпсанлы хикәяләре, романнары бар. Мәсәлән, “Икенче гомер”, “Зәңгәр кыя”, “Алтын йолдыз”,”Мәңгелек кеше”,”Сүнмәс утлар” , “Газинур” һ.б.