Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Батырлык ул- рухи матурлык..." - батырлык сәгате

Бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә салынган һәйкәл янында мәктәп укучылары белән берлектә батырлык сәгате узды. Укучыларга бу датаның әһәмияте, тарихы турында мәгълүмат бирелде һәм һәйкәлгә венок салынды.      9 декабрь датасы Ватан геройлары көне итеп очраклы гына сайланмаган. Аның тарихы ерак XVIII гасырга ук барып тоташа. 1769 елда нәкъ менә шул көнне Екатерина II яңа сугышчан бүләк – Святой Георгий Победоносец орденын булдыра. Бу аның ил белән идарә итү эпохасының иң мөһим вакыйгаларыннан берсе була. Әлеге орден белән яуда аеруча кыюлык һәм батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнә. Бу орденның дүрт дәрәҗәдәгесе була. Дүрт кеше орденның барлык дүрт дәрәҗәсе кавалеры булган. 9 декабрь Россиядә Георгий кавалерлары бәйрәме буларак билгеләп үтелгән. 1917 елда орден да, бәйрәм дә бетерелә. Президент Указы белән Ватан геройлары көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә.
Безнең Зәй районы илебезгә 2 Советлар Союзы Герое Григорий Ларионов, Николай Майков биргән. Дан орденының тулы кавалеры Алексей Васильев безнең төбәктә яшәгән.