Шигърият сәгате "Җылы сүзе калды дөньяда"
Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Сибгать Хәкимнең тууына 110 ел. Шул уңайдан китапханәгә шигърият яратучылар җыелды. Шагыйрьнең иҗатын яктырткан китап күргәзмәсе, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Нәфис сүз остасы Миләүшә Хәйруллина башкаруында "Туй", "Туган як","Туган җир" һ. б. шигырьләрне яратып тыңладылар.С. Хәким сүзләренә язылган матур җырларны да искә төшердек