Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

Бармы сиңа күктә тиң йолдыз, кояштан да нурлы хатын –кыз

Китапханәдә 8 Март- Халыкара хатын- кызлар көненә багышланган “Бармы сиңа күктә тиң йолдыз, кояштан да нурлы хатын –кыз” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәдә авыл җирлеге, кибет, медпункт, почта, балалар бакчасы, мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Гүзәл затлар”Кызлар бит ул- гөлләр токымыннан” шигырь китаплары һәм “Тылсымлы куллар” кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар, медицина хезмәткәре киңәшләрен һәм матур шигырьләр тыңладылар. Җырга- моңга осталыкларын гына түгел, сорауларга җавап биреп ,тапкырлыкларын да күрсәттеләр.