"Уеннар- милләтебез байлыгы"- уен- фест
Без барыбыз да балачак иленнән.Ә балачак ул уеннары белән күңелле . Кайсыбыз гына гөрле- качышлы, әбәкле, буяу сатышлы, лапталы, шүрәкә калаклы, йөзек салышлы , мәче- тычканлы, почмаклы һ.б. бик күп уеннар уйнамаган.Уеннар аркылы балаларда батырлык, чыдамлык , тапкырлык, фантазия , сөйләм теле, хәтер дә үсә. Уеннар ярдәмендә көч- сәләт арта, иҗат мөмкинлекләре ачыла.Хәрәкәтле уеннар сау- сәламәт булуга да ярдәм итә. Югари Налим китапханәсе дә уен- фест проектына кушылып балалар һәм өлкәннәр белән милли уеннар оештырды. “Син уртада, без кырыйда әйләнәбез...” уенын балалар шатланып уйнаса, өлкәннәребез “Сигезле”-не уйнады.Бергәләп “Ияртешле” уенын яратып уйнадык. Элек авыл хезмәтчәннәре ерак басуларда- печән өстендә,урак урганда атналар буе кайтмыйча эшләгән . Билгеле инде, ял вакытларында җырлы- биюле уеннар уйнап ял иткәннәр. - Бүгенгә уеннар тукталса да, уйнаудан туктамагыз!Уйнагыз! Халкыбыз уеннарын саклап, киләчәк буынга да тапшырыйк, халкыбызның бай мирасы белән телебез дә саклыйк, милләтебезне күтәрик. Уеннар турында китапханәдә бай күргәзмә эшли: укыгыз, өйрәнегез, уйнагыз! Тукай да бит “Эш беткәч уйнарга ярый” дигән чакыру белән уен-фест тәмамланды