"Гасырлардан гасырларга килгән, милли бәйрәмебез- САБАНТУЙ"
Татар илен кояш назлый бүген,
Ел буена көткән милли туй.
Гасырлардан килгән мирас исән,
Мәйданнарда гөрли Сабантуй!
Авыл җирлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләп Сабантуй бәйрәме оештырдык. Халкыбыз яраткан милли көрәш, уеннар, җыр- бию, кызыклы бәйгеләр белән бәйрәм гөрләп узды.