Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

Иң татлы тел туган тел

21- февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылган “Безнең тамырлар. Халык авыз иҗатын укыйбыз” акциясенә кушылып Югары Налим китапханәсендә “Иң таталы тел туган тел” кичәсе булды. Балалар “Халкыбыз мирасы” күргәзмәсе белән таныштылар, туган телебез турында Э. Шәрифуллина, Р. Хисмәтуллин, Э. Мөэминова шигырьләрен тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр, тизәйткечләр һәм санамышлар әйттеләр, такмаклар җырладылар, татар халык уены”Күрсәт әле , Габдулла” уенын уйнадылар.