Сатмас егет илен алтын – көмешләргә,әгәр югалмаса вөҗданын
Югары Налим мәдәният йортында китапханә белән берлектә герой - шагыйрь М. Җәлилгә багышланган “Сатмас егет илен алтын – көмешләргә,әгәр югалмаса вөҗданын” дигән әдәби- музыкаль кичә булды. Кичәдә укучылар һәм авыл үзешчәннәре, китап сөючеләр катнашты. Шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Шигърият яратучылар М. Җәлилнең иҗаты һәм тормыш юлы буенча әзерләнгән викторина сорауларына да теләп җавап бирделәр. Иң күп белүчеләр призга ия булдылар.