"Әдәбият һәм туган җир" китапханә фестивале
22 апрельдә Сарсаз-Баграж мәдәният йортында китапханәчеләрнең "Әдәбият һәм туган җир" дип аталган фестиваль узды. Бу фестивальдә Югары Баграж, Сармашбаш, Урта Баграж һәм Югары Мәлем китапханәчеләре дә катнашты.
Фестивальне "Баграж буйлары" ансамбле "Арумысез, карендәшләр" җыры белән ачып җибәрде. Килгән кунакларга төрледән-төрле күргәзмәләр тәкъдим ителде. "Илһам алып туган җирдән", "Туган ягым төсләре", "Кулларыннан гөлләр тама" дип исемләнгән күргәзмәләрдә алмаз белән чиккән картиналар, төрле чигү әйберләре, кулдан ясалган шкатулкалар, кәгазьдән үрелгән эшләнмәләр, милли орнаментларыбыз төшерелгән тәлинкәләр урын алды. Күргәзмәне караучылар кулдан бәйләнгән курчакларын да сокланып карады. Китап инсталляциясе "Гыйлем коесы" дип аталды. Фотога төшәргә теләүчеләр өчен "Кадерле туган ягым" исемле фотозона да эшләде.
Бәйрәмне китапханәчеләр Мария Князева белән Марина Халикова алып барды. Һәр чыгыш матур итеп шигырь юллары белән тәкъдим ителде. Халкыбызның "Бәрмәнчек" йоласы күрсәтелде. Югары Налимнан “Туган як шигърияте җанда янә яңгырый”...дип исемләнгән баш астында «Ачык микрофон” да автор- башкаручылар Миләүшә Хәйруллина һәм Разия Рамазанова, туган як турында шигырьләре белән Зарина һәм Зәйнәп чыгыш ясады. Разия апаның кәгазьдән ясалган эшләнмәләренә беркем дә битараф калмады, ә оста куллы Налим кызы Алсуның бизәкле тәрилкәләре матурлыгы белән һәркемнең игътибарын тартты. Бәйрәм кичәсе татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.