Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Китап иленә сәяхәт"- экскурсия

Авыл балалар бакчасына йөрүче нәниләр китапханәгә экскурсиягә килде. Балалар китапханә, китап фонды, китап һәм кул эшләре күргәзмәләре белән таныштылар.Нәниләрне аеруча искиткеч матур итеп бизәлгән кызыклы "Салават күпере", "Сабантуй" журналлары кызыксындырды."Салават күпере"нең 4 нче санында чыккан Г. Хәйдәрованың "Әйдәле, Акбай" әкиятен бергәләп укыдык, сорауларга җавап эзләдек, рәсемнәрен яратып карадык.