" Юлда йөрсәң бул уяу" әңгәмә
Балалар белән чираттагы әңгәмәбез тормыш иминлеге, юл йөрү кагыйдәләренә багышланды. Һәр яңа көн тугач, шатланып, мәктәпкә ашыгалар. Мәктәпкә җәяүләп тә, машина , автобуска утырып та, велосипедлар белән дә төрле авыллардан киләләр. Һәркөнне барыбыз да юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф - хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Юлларда исән- имин йөрү - игътибарны, сак булуны һәм юл кагыйдәләрен белү, төгәл үтәүне дә таләп итә. Әңгәмә барышында балалар "Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!" күргәзмәсендәге әдәбият белән таныштылар, белемнәрен ныгыту өчен Т. Шакированың "Юл хәрәкәте билгеләре" китабын бергәләп укып, биремнәрне үтәделәр.