Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Кеше галәмдә" танып белү сәгате

 

12 апрель- тарихи дата , бу көнне Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин.         Китапханәдә космос темасын яктырткан "Йолдызлар чакыра "исемле китап  һәм  балалар иҗатыннан  рәсем күргәзмәсе  бизәлде. Балаларга космосны өйрәнү тарихы  һәм космонавтлар турында мәгълүмат бирелде. Ахырдан "Космос дөньясына сәяхәт" дип аталган крассворд чишү аларга аеруча ошады.