Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Китап - киңәшчең синең,дустың, ярдәмчең синең"- әдәби кичә

2 нче апрель- Халыкара балалар китабы көне. Ул - бөек әкиятче , Дания язучысы Һанс Христиан Андерсенның туган көнендә бәйрәм ителә.Андерсен әкиятләрен укып үсмәгән малайлар- кызлар бар микән?Булса, алар дөньядагы иң зур могҗизаның ни икәнен дә, иң саф йөрәкле , иң ихлас күңелле геройларның да кайда яшәгәнлекләрен дә белмиләр. Китап укуның никадәр рәхәт мизгелләр бирүен дә аңламый калалар. Андерсеннан соң да ничәмә- ничә буын әкиятче алышынган инде. Алар әле дә үз укучыларын игелеккә , изгелеккә өндиләр. Олы тормышка алып керәләр.                             Китап бәйрәмендә башлангыч сыйныф укучылары Андерсен  һәм халык әкиятләреннән торган китап күргәзмәсе белән таныштылар, "Могҗизалы әкият илендә" сәяхәт итеп викторина сорауларына җавап эзләделәр. Иң тапкыр , зирәк укучылар призга ия булды, ә "Халык әкиятләрен туган телдә укыйбыз..." акциясенә һәм  рәсем бәйгесенә  катнашучыларга дипломнар тапшырылды.