Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Тормыш стиле- сәламәтлек"- фестиваль

Үзәк китапханә игълан иткән “Сәламәтлек- яшәү стиле” фестивале  25 мартта Югары Налим китапханәсендә үтте.Фестиваль кысаларында сәламәт яшәү рәвешен яктырткан”Тормыш яме- сәламәтлек” дигән плакат һәм рәсемнәр, “Шифалы алан”, Китаплар сәламәтлек сагында” , “Туган җирнең сихәтле үсемлекләре” күргәзмәләрендә сәламәтлеккә ярдәм итүче әдәбият һәм кызыклы буклетлар, тәмле һәм файдалы җиләк- җимеш салаты һәм катык  тәкъдим ителде. “Мин сәламәт тормыш рәвешен сайлыйм” презентациясендә  Югары Налимда балалар һәм өлкәннәрнең сәламәт яшәү рәвеше алып баруы белән таныштылар. Сәламәтлек турында халык әйтемнәре һәм шигырьләр яңгырады, медицина белгече Раилә Талипова белән биткә массаж ясау серләренә өйрәнделәр. “Убырлы кияү эзли” дигән театраль күренештә әкият геройлары да начар гадәтләргә каршы көрәшергә чакырды.                                                                                                            Фестиваль күтәренке рухта флешмоб һәм “Сәламәт булыгыз!” дигән җыр белән тәмамланды.