Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Сез- хатын- кыз, дөнья күрке, сез- тормышның бар яме" бәйрәм кичәсе

Китапханәдә “Ахирәт” хатын- кызлар клубы әгъзалары катнашында бәйрәм кичәсе үткәрелде. “Матур эшләребез бар”кул эшләре күргәзмәсе китапханәдә бәйрәм кәефе тудырды.                                                              Кичәдә хатын- кызларга багышланган Н. Камалов, М. Гали, М. Мирза, Р. Миңнуллин , Акъегет шигырьләрен бергәләп укыдык.  Разия Рамазанова һәр катнашучыга дүрт юллык шигырь чыгарып килгән – алар һәркемнең күңеленә хуш килде. “Җырны дәвам ит”уенында әниләр турында җырлар башкарылса, “Шигырьдәге кыз исемен әйт” уенында хатын- кыз исемнәре кергән шигырьләрдәге исемнәрне эзләделәр. Бәйрәм һәркемгә ошады, хатын- кызларыбыз күтәренке бәйрәм кәефе белән таралыштылар