"Халык әкиятләрен укыйбыз"- бергәләп уку
3 мартта Бөтендөнья кычкырып уку көне билгеләп үтелә. Бу көн – сүз, китап, уку бәйрәме! Бәйрәм тарихы 2010 елда «әдәби дөнья»иҗтимагый оешмасы инициативасы белән башлана һәм «Уку – ул алга хәрәкәт! " лозунгы астында уза. Югары Налим китапханәсендә Бөтенроссия акциясенә кушылып "Халык әкиятләрен укыйбыз" дигән әдәби кичә үтте. Балалар дөнья һәм Татарстан халыклары әкиятләреннән торган китап күргәзмәсе белән таныштылар. "Әкият эчендә хикмәт бар" дип исемләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр һәм яңа әкиятләр тыңладылар.