"Бәхетле мин туган җиремдә,сөйләшәм мин туган телемдә"- әдәби- музыкаль кичә
21- февраль - Халыкара туган тел көне һәм 2021 ел Татарстан Җөмһүриятендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Безнең телебез матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Тел бетсә, халкыбызның әдәбияты да, мәдәнияте дә бетә. Безнең бурыч халкыбызда, балаларда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш- милләт өчен көрәш ул. Шул максаттан, кичәбездә ана телебезгә һәм туган җиребезгә булган мәхәббәтебезне , олы ихтирам хисен җыр- биюләр, шигырьләр, халык- авыз иҗаты аша җиткерергә омтылдык. Кичәдә Э. Шәфигуллина, Л. Шәех, Р. Мөхәммәтшин, Мөҗәһит, Ш. Маннур, Г. Гыйльмановларның туган тел турындагы шигырьләре белән бергә җирле шагыйрәләребез Р. Рамазанова, Ф. Николаеваларның туган авылыбызга багышланган шигырьләре дә яңгырады.Халык җырлары һәм биюләре дә авылдашларыбыз тарафыннан җылы кабул ителде. Кичә халкыбызның гимны "Туган тел" җыры белән тәмамланды.