Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Синең батырлык мәңгелек, Сталинград!"- тарихи сәгать

Мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучыларына "Синең батырлык мәңгелек, Сталинград!" дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Китапханәче Т. Солтанова Сталинрад сугышының әһәмияте турында аңлатты, андагы югалтулар , сугышчыларның батырлыгы турында сөйләде. М. Хәйруллина Герой- шәһәрләр һәм Сталинград сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында мәгълүмат бирде.      Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград канкоешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә.Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә.125 көн дәвамында бәрелешләр бара.Һәр йорт крепость була.1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар Совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана.Сталинград сугышында безнең авылдан Камил Абзалов,Галимҗан Кашапов һәм Габдулла Сибгатуллиннар катнашкан.