Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Көчле рухлылар. Разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз"- Бөтенроссия акциясе

Югары Налим китапханәсе "Көчле рухлылар. Разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз"- Бөтенроссия Акциясенә кушылды. Акция Бөек Ватан сугышы елларында аеруча батырлык күрсәткән совет разведчиклары һәм партизаннарына багышлана. 1943 елның 2 февралендә СССРның Югары Советы Президиумы тарафыннан "Ватан сугышы партизанына"медале булдырыла. Сугыш елларында бу медаль белән 127 меңнән артык кеше бүләкләнә.
Китапханәдә балалар разведчиклар һәм партизаннар батырлыгын яктырткан китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм Абдулла Әхмәтнең "Солдат һәм тел", Фатих Кәримнең "Пионерка Гөлчәчәккә хат"әсәрләрен тыңладылар