Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

Тел бишеге- театр


   Әдәби әсәрне киң катлам халыкка җиткерүнең иң үтемле ысулы - сәхнәләштереп күрсәтү. Районның мәдәният бүлеге һәм Район мәдәният йорты Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Тел бишеге- театр ” дигән театраль фестиваль игълан итте. Фестивальне Югары Налим үзешчәннәре башлап җибәрде. Алар Г.Гыйльмановның “Убырлы карчык-әбием” дигән ике пәрдәлек әкият-тамашасын күрсәттеләр.
  Тирән мәгънә салынган әкияти әсәрнең эчтәлеген артистлар ачып бирә алда. Залдагы тамашачы авыру ананы (Лилия Сибгатуллина- мәдәният йорты директоры)чын күңелдән кызганды, кыю, батыр Нәзиргә (Фидан Насиров- 6 сыйныф укучысы)сокланып көч биреп торды, Сәрби әбинең (Тәслимә Солтанова- китапханәче) сабыр акылына сокланды, Убырлы карчык(Миләүшә Хайруллина- сәнгать җитәкчесе) белән бергә шомланды, Айсылуга (Элина Трофимова- 4 сыйныф укучысы) кушылып көлде.