Шигъри мизгелләр "Туган ягым- бәллүр бишек”
Зәй муниципаль районында 2021 ел- Туган як елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан китапханәдә "Ахирәт"хатын- кызлар клубы утырышында туган як темасын яктырткан "Туган ягым- бәллүр бишек" китап күргәзмәсе эшләде. Якташ язучыларыбызның "Төбәгем тургае" җыентыгына күзәтү ясалды . Якташларыбыз Разим Вәлиуллин, Мәсләхетдин Кашапов шигырьләрен укыдык һәм каләм тибрәтүче авылдашларыбыз Расыйм Фәсхетдинов, Фәнзия Николаева , Эльвира Исрафилованың туган авылыбызга багышланган шигырьләрен тыңлап фикер алыштык. Авылдашларыбыз иҗаты белән танышуны алга таба да дәвам итәргә булдык.