Музыкаль кичә "Мәңге яшәр Сәйдәш моңнары"
Татар профессиональ музыкасына нигез салучы композитор Салих Сәйдәшевның тууына 120 ел тулды. Әдәби- музыкаль кичәгә мәдәният йортының "Әллүки" фольклор коллективы чакырылды. “Сәйдәш моңнары… Алар синең йөрәгеңә үтеп керә дә, иң нечкә хисләреңне уята. Бөтен барлыгыңны биләп ала, дәртләндерә, ашкындыра, уйландыра. Күңелең якты омтылышлы уйлар белән тула. Сине яшәргә чакыра. Хәтта иң зарлы, иң хәсрәтле, күңелне тетрәткән фаҗигале моңнары да яшәүнең мәгәнәсен аңларга ярдәм итә”, - дип язды драматург Риза Ишморат. Музыкаль кичәдә катнашучылар Сәйдәшнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, бөек композиторның "Әдрән диңгез", , "Укучылар вальсы","Җырларым", "Зәңгәр күл" җырларын башкардылар.