Международная акция "Читаем книги Николая Носова 2020"
Халыкара акция язучы Н. Носовның "Незнайка на луне"- "Белмәмешнең айга сәяхәте" китабы чыгуның 55 еллыгы уңаеннан оештырыла.Без дә бу акциягә кушылып башлангыч сыйныф укучылары белән Носов геройларының рәсемнәрен иҗат иттек. Укучылар рәсем һәм "Кояшлы шәһәр язучысы" күргәзмәсе белән таныштылар. "Белмәмеш маҗаралары", "Белмәмеш һәм аның дуслары" һәм юбиляр китаптан өзекләр тыңладылар. Ахырдан яраткан геройлары турында фикер алыштылар.