Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

Мәгълүмат сәгате"Халыклар ул- җирнең чәчәкләре,төрле төстә, төрле сурәттә..."

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. 1612 елда бу көнне Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе башкалабыз Мәскәүне поляк илбасарларыннан азат итә.                          ... Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык....